Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуганың амбулатор үзәгендә кадрлар артты

Алабугалыларның күп санлы үтенечләре буенча амбулатор үзәктә кадрлар артты, чөнки аларга кытлык зур иде. 

Бүген әлеге үзәктә пациентларны өч кабинетта кабул итәләр. График буенча өч табиб һәм ике фельдшер эшли. Көн саен эш көннәрендә беренчел кабул итү 101 һәм 102нче кабинетларда фельдшер тарафыннан сәгать 8.00дән 15.00гә кадәр һәм сәгать 11.00дән 18.00гә кадәр алып барыла.

Көн саен эш көннәрендә икенчел кабул итү табиб-терапевт тарафыннан 105 һәм 115нче кабинетларда сәгать 8.00дән 15 сәгать 30 минутка кадәр һәм сәгать 12.00дән 19.00гә кадәр уздырыла.

Өстәмә рәвештә:

— дүшәмбе, җомга — 8.00-15.00;
— сишәмбе, чәршәмбе, пәнҗешәмбе — 13.00-17.00. сәгатьләрдә 116нчы кабинетта табиб-терапевт кабул итә.

Көн саен сәгать 12.00дән башлап беренче сменаның табиблары шәһәр һәм авыл җирлекләрендә өйгә барып хезмәт күрсәтә.

Шимбә сәгать 8.00дән 13.00гә кадәр ике табиб кабул итә, шуларның берсе өйгә килә.

Барлык диагностик һәм лаборатория тикшеренүләре бары тик медицина күрсәткечләре буенча гына үткәрелә. Пациентларны кабул иткәндә барлык санитар-эпидемиологик чаралар үтәлә — 1,5 метр социаль дистанцияне саклап, утыргычлар билгеләнгән, бина җилләтелә һәм график буенча эшкәртелә.

Исегезгә төшерәбез, сәламәтлеге белән башка проблемалары булган пациентларга, шул исәптән аллергияле кешеләргә медицина хезмәте күрсәтү поликлиниканың төп бинасында һәм аның филиалларында башкарыла. Вакытлыча эшкә яраксызлык кәгазен ачу яки озайту турындагы карар дәвалаучы табиб тикшергәннән соң кабул ителә. Температурасы һәм респиратор авыру билгеләре булган барлык пациентлар да амбулатор үзәккә, Нефтьчеләр проспекты, 57 адресы буенча җибәрелә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев