Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуганың Автомобильчеләр урамында төзелеп килә торган сквер проектына үзгәрешләр кертелде

Хәзер анда автомобильләр кую урыны да барлыкка киләчәк.

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Илфат Исмәгыйлев аңлатканча, башта бу проектта каралмаган, әмма халык теләге буенча кирәкле төзәтмәләр кертелгән.
«Машина кую урыннары сквер башында Нечаев урамы ягыннан, 4нче микрорайондагы боҗра ягыннан һәм Автомобильчеләр урамындагы 12нче санлы йорт ишегалдында булдырылачак. Әлеге үзгәрешләр якындагы йортларда яшәүчеләр өчен җитәрлек машина кую урыннары булдырырга мөмкинлек бирә. Парковка якынча 70 автомобильгә исәпләнгән булачак», — дип сөйләде ул.
Билгеләп үтик, мондый үзгәртеп корулар чыннан да кирәк иде, чөнки яшәүчеләр үз автомобильләрен куярга урын булмаячак дип борчылды. Элек алар машиналарын йортлар арасындагы юл читендә калдырган, хәзер исә бу территорияне төзекләндерәчәкләр, биредә спорт һәм балалар мәйданчыклары белән матур ял зонасы барлыкка киләчәк. Скверда җиләк-җимеш агачлары, күпьеллык үсемлекләр һәм болын үләннәре утырту планлаштырыла. Ә җәяүлеләр юллары, шәһәрлеләргә йөрергә уңайлы булсын өчен, инде тапталган сукмаклар маршруты буенча салыначак.
«Хәзер һәр гаиләдә диярлек икешәр машина, шуңа күрә парковка, әлбәттә, кирәк. Минем үз транспортым юк, әмма кызым гаиләсе белән еш килә. Алар үз автомобильләрен калдыра алырлык урын булса, бик яхшы», — диде Роза Шәймөхәммәтова.
Автомобильчеләр урамындагы бер йортта яшәүче Алексей Санников та бу урында машина кую урыннарының кирәк булуы белән килешә.
«Әгәр парковка урыннары скверның ян-якларында урнашса, начар булмас дип уйлыйм, алар комачауламас. Ишегалдында урыннар аз, ә монда автомобильчеләр өчен өстәмә урыннар барлыкка киләчәк», — ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев