Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуганың балалы гаиләләре өстәмә түләүләргә исәп тота ала

Россия Президенты Владимир Путин балигъ булмаган балалар тәрбияләүче гаиләләргә яңа ярдәм чаралары кертү турында игълан итте.

Президент Указы нигезендә, гаиләләрнең апрель-июнь айларында өч яшькә кадәрге балаларга бирелә торган, 5 мең сум тәшкил иткән айлык түләү алу хокукы киңәйтелде. Хәзер бу акчаларны ана капиталы хокукына ия гаиләләр генә түгел, ә 2017 елның 1 апреленнән алып 2020 елның 1 гыйнварына кадәр беренче балалары туган яки баланы уллыкка-кызлыкка алган барлык гаиләләр дә ала алачак.

Моннан тыш, 3 яшьтән 16 яшькә кадәрге балалар тәрбияләүче гаиләләр һәр балага 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү алу өчен гариза бирә ала. Бу акчалар, ана капиталына хокук булу-булмауга карамастан, күрсәтелгән яшькә җиткән һәр балага биреләчәк. Әлеге түләүләр 1 июньнән башланачак.

– Түләүне рәсмиләштерү өчен гаиләләрнең биш айга якын вакыты бар, гаризалар 1 октябрьгә кадәр кабул ителә. Бернинди өстәмә документлар да тапшырырга кирәкми. Гаризаны тутырганда мәгълүматларны дөрес итеп күрсәтү зарур, мәсәлән, счет мөрәҗәгать итүченең үз исеменә ачылган һәм, әлбәттә, гамәлдә булырга тиеш. Гаризаны дәүләт хезмәтләре порталында posobie16.gosuslugi.ru яңа сервисы аша, шулай ук күп функцияле үзәкләр һәм Пенсия фондының клиент хезмәтләре аша да бирергә мөмкин, тик алдан язылу буенча гына, – ди Алабуга районында Пенсия фонды идарәсе начальнигы Елена Глинская.

Моннан тыш, гаиләнең бер әгъзасына туры килгән керем яшәү минимумыннан түбәнрәк булган гаиләләр 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балалар өчен түләүләрне рәсмиләштерә алачак. Шулай ук әти-әниләре вакытлыча эшләрен югалткан гаиләләргә балигъ булмаган һәр балага аена 3әр мең сум акча түләү каралган.

Коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә кертелгән яңа ярдәм чаралары хакында тулырак, шулай ук аларны алу процедурасы һәм түләү шартлары турында мәгълүмат дәүләт хезмәтләре порталының махсус бүлегендә урнаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев