Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада «Созвездие-Йолдызлык» мәдәни үсеш үзәге август аенда куллануга тапшырылачак

Барлыгы быел 27 корылма төзекләндереләчәк. 

Шәһәр һәм район объектларында төзү-төзекләндерү эшләре бара.

Бүгенге көндә 6нчы микрорайондагы «Чемпион» физкультура-сәламәтләндерү комплексында ремонт ясыйлар. Бина 1979 елда салынган. Былтыр андагы бассейнны тулысынча төзекләндерделәр. Быел нефтьчеләр булышлыгы белән спорт комплексының түбәсен, электр белән тәэмин ителешен һәм фасадын ремонтлаячаклар. Җирле бюджет хисабына юыну кабиналары яңартылачак. Комплекс директоры Илнар Галимов әйтүенчә, җылыту системасын тулысынча алыштырачаклар. Чишенү һәм юыну бүлмәләрендә җылы идәннәр булачак. Район җитәкчелеге эшне 1 сентябрьгә төгәлләү бурычын куйган. 

«Татнефть» гранты һәм җирле бюджет хисабына Университет бакчасы яңарды. Биредә тренажерлар да куярга, нарат, алмагач, миләш утыртырга уйлыйлар. Әйтергә кирәк, шәһәрнең аскы өлешендә мондый ял урыны юк иде әле. Университет мәктәбе янындагы скверны уңайлы итүне район башлыгы Рөстәм Нуриев тәкъдим итте. Өч елда аны бөтенләй үзгәртергә ниятлиләр. 

АМР башкарма комитеты каршындагы Төзелеш департаменты директоры Равил Шәрипов әйтүенчә, августта берьюлы берничә корылма тапшырылачак. Мәсәлән, федераль программа буенча төзелгән «Созвездие-Йолдызлык» мәдәни үсеш үзәге. Ул 2021 елда төзелә башлаган иде. Август ахырында шулай ук Тугаров урамындагы футбол кыры да тапшырылачак. Аңа исем тәкъдим итәргә теләүчеләр udmsit2010@mail.ru электорон почта яисә 3-56-05 телефоны буенча мөрәҗәгать итә ала. 

Уку елы башлану алдыннан мәктәп биналары да яңартыла. Мисалга, 8нче мәктәптә ремонт эшләре бара инде. Шәһәр-районның 5 мәктәбендә — 1, 2, 3, 10 һәм Лекарево мәктәбендә туклану бүлекләре төзекләндереләчәк. Балалар сырхауханәсендә шулай ук ремонт ясала. 

«Татнефть» грантына Вакыйф Саркаров исемендәге уку театры да ия булган. Биредә капиталь ремонт кысаларында фасад, түбә, тәрәзәләр һәм сәхнә эшләнәчәк. 

«Барс» яшьләр үзәгендә дә үзгәреш булачак. Авылларда да корылмалар төзекләндерелер дип көтәләр. Көзен, мәсәлән, Олы Качкада фельдшер-акушерлык пункты барлыкка киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев