Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуганың Георгий паркын төзекләндерү эшләренең икенче өлеше башланды 

Бу эшләргә республика программасы буенча 41 миллион 930 мең сум акча юнәлтелгән.

Шәһәрдә Георгий паркын төзекләндерү эшләренең икенче өлеше башланды.
Район башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, җәмәгать киңлекләрен үстерүгә республика программасы буенча 41 миллион 930 мең сум акча юнәлтелгән.

Проектны эшләүчеләр сүзләренә караганда, Георгий паркында җәяүлеләр өчен урыннар шактый каралмаган: кибеттән паркка таба бара торган төп юлга бетон плитәләр җәелгән, калганнары тапталган сукмак кына. Шул ук вакытта, 4нче микрорайонда яшәүчеләр бу бакчада күп йөри, өлкәннәр дә, бала-чагалы гаиләләр дә ял итәргә чыга; анда яшүсмерләр, спортсменнар еш була, мәктәпкә, стадионга парк аркылы үтеп йөри.

Әлеге урынны пректлауга «Архитектура десанты» алынды. Территориянең гомуми мәйданы 29, 9 мең квадрат километр тәшкил итә. Хәзер биредә төзекләндерү эшләренең икенче өлеше бара. Георгий паркында инклюзив зона булачак, аның мәйданы 594 квадрат метр булыр дип ниятлиләр. Ял урыны барлыгы 7,8 мең квадрат метр мәйданны биләп торачак, 3,4 мең квадрат метрлы арт-зона да булдырырга планлаштыралар.

Проектның төп максаты яңа заман билгесе булып торган җәмәгать киңлеген булдыру, аның үсеше һәм киләчәккә омтылышын сәнәгати индустриаль дизайн өлкәсендә яңа рәвешләр эзләү аша тормышка ашыру белән бәйле.
Хәтерләсәгез, 2020 елда Мәрҗани урамындагы бакчаны төзекләндерү мәсьәләләре буенча җәмәгать фикер алышулары үткәрелгән иде. Сорашудан соң аңлашылганча, мондагы халык бакчаны яктыртуга мохтаҗ һәм алар спорт мәйданчыклары булуын тели. Шулай ук былтыр «Астра» тернәкләндерү үзәгеннән аларга якын тирәдә инклюзив балалар мәйданчыгын оештыруны сорадылар. Җиһазларны урнаштырганда, куркынычсыз урыннар һәм инженерлык челтәрләренә якын булганлык исәпкә алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев