Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуганың ике күп балалы гаиләсе «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсеннән бүләкләр алды

Бүләкләрне Үзәк район хастаханәсе хезмәткәрләре гаиләләренә тапшырдылар.

Операция шәфкать туташы Наталья Сашина һәм табиб-невролог Шәрәфетдин Азизов гаиләләрендә бишәр бала тәрбияләнә. Балаларга планшетлар һәм уенчыкларны ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова һәм район башлыгы вазифаларын башкаручы Зөлфия Сөнгатуллина бүләк итте.
«Бүгенге заман бу җирдә иң кирәкле кешеләр — медицина белгечләре икәнлеген күрсәтте. Мин бүген биредә үзләренең балалары белән медиклар гаиләләренең булуына бик шат. Пандемия чорында иң зур йөкләнеш медицина хезмәткәрләре җилкәсенә төште һәм без аларга нәрсә белән ярдәм итәргә, хезмәтләре өчен ничек рәхмәт әйтергә икән дип уйладык, һәм моның балалар белән бәйле булырга тиешлеген аңладык,» — диде Татьяна Ларионова.
Медицина хезмәткәрләре билгеләп үткәнчә, балаларына мондый бүләкләр тапшырылуы алар өчен, әлбәттә, бик куандыргыч.
«Без хатыным белән 5 бала тәрбиялибез. Аларның барысы да бүләкләргә бик шатланды, ә өлкән улыма тапшырылган планшет уку өчен кирәк булачак,» − диде Шәрәфетдин Азизов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев