Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуганың картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр Раифа монастыренда экскурсиядә булды

Сәяхәт «Интегра тур» проекты кысаларында мөмкин булды. 

Проект республика тарафыннан тормышка ашырыла һәм физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр һәм пенсионерлар өчен Татарстан Республикасы буенча аларның үзенчәлекләренә җавап бирүче махсус экскурсияләр үткәрүгә юнәлтелгән.

Сәяхәтнең беренче ноктасы — Казандагы барлык диннәр храмы. Экскурсовод гыйбадәтханә барлыкка килү тарихы турында сөйләде. Шуннан соң сәяхәтчеләр Раифа Богородица монастыренә юнәлә. 

Интернат-йортта яшәүчеләр бу сәяхәттән бик күп уңай хис-кичерешләр алып кайта.

«Мин бу мәһабәт монастырьдә күптәннән булырга хыялландым. Бу башка дөнья кебек: бик игелекле урын, тыныч, Изге чишмә суы, чәчәкләр, яшеллек һәм...мәчеләр патшалыгы. Атмосфера шулкадәр көчле ки, монда кабат киләсе килә», — дип хис-кичерешләре белән уртаклашты сәяхәттә катнашучы Валерия Камилова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев