Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуганың кайбер эшмәкәрләре үз территорияләрен төзекләндерүгә алынган

Авыр вакытлар булуга карамастан, Алабуганың кайбер предприятиеләре үз биналарын, шулай ук янәшәдәге территорияне тәртипкә китерү өчен вакыт һәм акча тапкан.

Бу хакта шәһәр башкарма комитетының муниципаль контроль бүлеге башлыгы Роман Гурьев хәбәр итте. Алабуга су каналы, Спецстройсервис ҖЧҖ, Болгарнефть ААҖ, Сетевая компания ААҖ һәм башкалар коймаларын һәм керү урыннарын норматив хәлгә китергәннәр. Әмма, кызганычка каршы, җаваплы эшмәкәрләр белән беррәттән, кара исемлек”кә керүчеләр дә бар, дип аңлатты Роман Гурьев.

Безнең белән элемтәгә кермәгән предприятиеләр турында сүз бара. Бәхеткә, андыйлар аз. Әлегә бездә эпидемия хәленә бәйле рәвештә штраф салуга мораторий гамәлдә. Әмма, май бәйрәмнәреннән соң да карап йөрү дәвам итәчәк. Хәл үзгәрмәсә, предприятиеләрне штрафка тартачакбыз.

Шул ук вакытта Алабугада эшләрне кичектереп тору турында сораган кайбер предприятиеләр дә бар, дип дәвам итте Роман Гурьев. Димәк, алар үз территорияләрен норматив халәткә китерү таләбе белән килешә, предприятиенең шәһәрнең тышкы кыяфәтен бозуын аңлыйлар, әмма финанс кыенлыклары аркасында бераз вакыт бирүне сорыйлар.

Нигездә, бу үтенеч белән кече бизнес вәкилләре мөрәҗәгать итә, бигрәк тә азык-төлек булмаган товарлар белән сату итә торган кечкенә кибетләр. Аларның кайберләре бу көннәрдә гомумән эшләми, димәк, керемнәре дә юк. Без аларны аңлыйбыз һәм каршы килмибез, таләпләрне үтәүдән баш тартмыйлар бит.

Хәзер аерым проблема – шәхси йортлар, нигездә, Казан урамы һәм Нефтьчеләр проспекты буенча, дип билгеләп үтте әңгәмәдәшебез. Аның сүзләренә караганда, бүген Алабугада шәһәрнең төп урамнары буенча урнашып, төзек булмаулары аркасында шәһәрнең тышкы кыяфәтен бозып торучы йортлар аз түгел. Әлегә бер генә йорт хуҗасы да үз территориясен норматив хәлгә китермәде, ди ул. Әңгәмә ахырында Роман Гурьев аларга буш вакыт булудан файдаланырга һәм, мөмкин булганча, үз территорияләрен төзекләндерергә кирәклеге турында искәртеп мөрәҗәгать итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев