Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуганың ковид-госпиталендә 112 кеше дәвалана

Тәүлек эчендә Алабугада беренче компонент белән 224 кеше прививка ясаткан.

Алабугада коронавируслы авырулар өчен госпитальдә бүгенге көндә 112 кеше дәвалана. Табиблар алабугалыларны Сovid-19га каршы вакцина ясатырга чакыра. 

Бүгенге көндә шәһәрдә генә дә 4 вакцинация пункты эшли. Шәһәрдә вакцина җитәрлек күләмдә бар. Табиблар әйтүенчә, бары тик коллектив иммунитет булдырып кына бу авыруны җиңеп була, дип хәбәр итәләр Алабуга үзәк район хастаханәсендә.

Тәүлек эчендә Алабугада беренче компонент белән 224 кеше прививка ясаткан, икенче компонентны − 54 кеше.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев