Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуганың Күп функцияле үзәге эш графигын үзгәртә

Киләсе атнада Күп функцияле үзәкләр яңа документлар кабул итүне туктатачак.

30 марттан 3 апрельгә кадәр Татарстанда күп функцияле үзәк офислары әзер документларны бирү өчен генә эшләячәк, яңа документлар кабул итүне туктатачак дип “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә. Бу вирустан саклауны тәэмин итү кирәклеге белән бәйле.

Әлеге карар РФ Президентының “Россиядә эшләми торган көннәрне игълан итү турында”гы указы нигезендә кабул ителгән.

Татарстан Республикасында Күп функцияле үзәк колл-үзәге гадәти режимда эшләячәк, аның хезмәткәрләре гражданнарга 8 (843) 222-06-20 телефоны буенча консультация бирәчәк.

Кирәкле хезмәтләрне дәүләт хезмәтләре порталы аша электрон рәвештә бирергә мөмкин. Шул вакытта Күп функцияле үзәккә мөрәҗәгать итү зарурлыгы булмаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев