Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуганың «Кызыл канәфер» коллективыннан сугыш чоры җырлары яңгырады

Узган атнада шәһәр Мәдәният йортында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Кызыл канәфер» белән җырлар» дип исемләнгән концерт программасы булды.

Концерт барышында сугыш еллары җырлары яңгырады. Сугышчыларны Җиңүгә рухландырган, тылда хезмәт итүчеләргә көч һәм ышаныч биргән җырлар беркемне дә битараф калдырмады. 
«Мондый концерт булуын ишеткәч, килми кала алмадым. Һәрбер җыр өчен җан атып утырдым. Күңелдәге хис-кичерешләрне әйтеп бетереп булмый. Менә күрәсездер, минем әле һаман да күземнән яшьләр тама. «Катюша», «Смуглянка», «Синий платочек»... Бу җырлар һәркемгә таныш. Аларны тыңлаганда, һәр кеше үзенең сугышта катнашкан әтисен, бабаларын һәм башка якыннарын искә төшерә мөгаен. Минем дә әтием берничә сугышта катнашып, исән кайтты. Мондый чараны оештыручыларга бик зур рәхмәт», — дип хис-кичерешләре белән уртаклашты Римма Астапова.
«Кызыл канәфер» коллективының сәнгать җитәкчесе Людмила Исакова әйтүенчә, бу концерт март аена ук планлаштырылган булган, әмма аны кичектерергә туры килгән. Ул белдергәнчә, сугыш темасы алар өчен бик якын, чөнки ансамбльдә катнашучыларның күбесе сугыш чоры балалары. 
Җырлаткан, елаткан һәм моңландырган бу концерт югары дәрәҗәдә оештырылган иде. Хәер, әлеге коллективның һәр чыгышы мактауга лаек. Коллектив алабугалыларга яхшы таныш, чөнки барлык шәһәр бәйрәмнәрендә дә актив катнаша. Әлеге чарада да номерларның бер-берсен тулыландыруы дисеңме, тематиканы ачып бирүләре — һәммәсе дә тамашачы тарафыннан югары бәяләнде. Күпләр концертка гаиләләре һәм туганнары белән килгән иде.
«Концерт бик әйбәт, безгә бик ошады. Без берәр нинди чара турында ишетсәк, һәрвакыт барырга тырышабыз. Мондый кичәләр күбрәк булсын иде. Барлык катнашучыларга да сәламәтлек, бәхет телисе килә, алар шундый булдырдылар», — диде концертка апасы белән килгән Татьяна Рожина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев