Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуганың матур урыннары Россия Почтасының аз сан белән чыгарылган открыткалар исәбенә эләккән

Почта, Ростуризм һәм Рус география җәмгыяте илебез төбәкләре турында открыткалар сериясен чыгара.

Россия почтасы Татарстанның истәлекле урыннары сурәтләнгән яңа төр открыткалар чыгарды. Җәйге туризмга багышланган сериягә Россиянең 20 төбәгенең таныш урыннары рәсемнәре төшерелгән открыткалар керде.

Шулай итеп, бер открыткада Алабуганың Спас урамы сурәтләнгән. Фотода үзенең матурлыгы һәм бөеклеге белән таң калдыра торган Спас соборы күренә.

"Рус география җәмгыяте«нең ел саен үткәрелә торган «Иң матур ил» фотоконкурсы архивларыннан иң яхшы эшләр яңа серияне бизәде. Партнерлар һәр төбәк өчен төрле истәлекле урыннар белән бишәр открытка әзерләгән. Мисал өчен, Татарстан өчен бу Алабуга шәһәре, Зөя утрау-шәһәрчеге, Казан, Бөек Болгар һәм Спас соборы", — диелә Россия почтасы хәбәрендә.

Открыткалар сериясенә кергән 20 төбәк арасында Татарстан, Краснодар, Приморье һәм Алтай крайлары, Ростов, Воронеж, Тула, Түбән Новгород, Калининград, Архангельск өлкәләре, Алтай, Калмыкия, Дагыстан, Кабардино-Балкария һәм Карачай-Черкесия Республикасы һ.б. бар.
Открыткалар бердәм стильдә ясалган, шуңа күрә коллекционерлар өчен туры килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев