Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуганың мәчет әһелләре Дәүләт архивы белгечләре белән очрашты

Очрашуда катнашучыларга мәчетләрдә булган документларны саклау һәм аларның дөрес шартларда сакланышы, алардагы мәгълүматларны архив бүлегенә тапшыру турында аңлатылды.

Алабуганың Җәмигъ мәчетендә төньяк-көнчыгыш казыяте вәкилләре Татарстан республикасы Дәүләт архив эшләре буенча комитеты белгечләре белән очрашу узды, дип хәбәр итә Алабуга мөхтәсибәте.  

Очрашуда төньяк-көнчыгыш казые Руслан хәзрәт Мортазин, «Татарстан республикасы Дәүләт архивы» дәүләт бюджет учереждениесе директоры урынбасары Гүзәл Ильдарханова-Балчиклы, Алабуга архив бүлеге җитәкчесе Гөлүсә Билалова, күрше районнарның имам-мөхтәсибләре һәм башка имамнар катнашты. 

Әлеге очрашуда катнашучыларга мәчетләрдә булган документларны саклау һәм аларның дөрес шартларда сакланышы, алардагы мәгълүматларны архив бүлегенә тапшыру турында аңлатылды. Очрашуда ассызыклап үтелгәнчә, иң беренче очракта, мәчетеләрдә архивларны булдыру зарур. Чөнки вакыт үткән саен документлар тиешле рәвештә карап торылмаса һәм сакланылмаса, дөрес итеп җыештырылып куелмаса, алар югалалар яки яраксыз хәлгә киләләр. Бу исә еллар үткән саен мәчет тарихын, мәхәллә һәм мәдрәсә тарихын, биредә кемнәр эшләгәнен белүдә авырлыклар тудырачак. 

«Шуңа да, әлеге мәгълүматлар югалмасын өчен, мәчет һәм мәдрәсәләрдә шушы юнәлештә эшне башлап җибәрәбез һәм архив эшен өйрәнә башлыйбыз. Бу киләчәктә тарихыбыз югалмасын өчен бик кирәкле эш»-, дип белдерде Алабуга имам-мөхтәсибе Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов. 

Фотолар Алабуга мөхтәсибәтенең Инстаграм аккаунтыннан алдынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев