Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуганың «Нур» мәчете имам-хатыйбы «Алабуга нуры»на язылу бүләк итте

Шулай ук ул район газетасында дин һәм әхлак темасына мәкаләләр күбрәк булсын иде дигән теләк тә белдерде.

«Газетага язылу бүләк ит» акциясе барышында теләге булган һәркем якыннары, ярдәмгә мохтаҗ һәм күп балалы гаиләләр, сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәре исеменә адреслап, район газеталарына язылу рәсмиләштерә ала.
Районда изге күңелле һәм ярдәмчел кешеләр күп. «Нур» мәчете имам-хатыйбы Рәшит Шәйхетдинов, мәсәлән, инде икенче тапкыр «Алабуга нуры» газетасына язылу бүләк итә. Бу юлы да ул Алабуга районы Илмәт авылында гомер итүче Фәрит Мәхмүтовка «Алабуга нуры» газетасын яздырды.
— Савап булсын. Кемнеңдер бик укыйсы килеп тә, язылырга мөмкинлеге юктыр. Шәһәр һәм район хәлләреннән һәркем хәбәрдар булып яшәсен. Газета райондагы, шәһәрдәге мөһим вакыйгаларны белеп тору мөмкинлеге бирә, — ди ул.
Шулай ук ул район газетасында дин һәм әхлак темасына мәкаләләр күбрәк булсын иде дигән теләк тә белдерде.
«Газетага язылу бүләк ит» хәйрия акциясе һәр ярты ел саен үткәрелә. Анда җитәкчеләр генә түгел, гади халык та актив катнаша. Әлеге акциядә катнашучыларга, гомумән, тугры әбунәчеләребезгә рәхмәтлебез. Районыбызда татар телендә чыга торган бердәнбер газета «Алабуга нуры» белән бергә калыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев