Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуганың политехник көллиятендә Татарстан Республикасы «WordSkills» төбәк чемпионаты узды

Анда катнашучылар «Җиңел автомобильләрне төзекләндерү һәм аларга хезмәт күрсәтү» компетенциясе буенча көчләрен сынады. 

Республикабызның төрле почмакларыннан килгән 6 катнашучыга өч көн буена 6 модуль үтәргә туры килде. Һәр биремгә өчәр сәгать вакыт бирелгән иде. Әйтүләренә караганда, егетләрнең күбесе «WordSkills» конкурсында беренче тапкыр гына катнашмый, ләкин барыбер дулкынлану кичерә. 

Ильяс Зарипов Саба районының аграр көллиятендә укый, әлеге ярышта 3 ел рәттән катнаша. Ильясның теләге — җиңү генә түгел, тәҗрибә туплау, үзен күрсәтү.

Ә Казаннан килгән Илсур Мортазинга быел барысы да яңалык булды, чөнки ул "WordSkills"та беренче тапкыр катнашты. 

− Мин инвалидлыгы булган кешеләр арасында һөнәри осталык буенча милли чемпионат "Абилимпикс«та берничә мәртәбә катнашып призлы урыннар яулаган идем, − ди Илсур.

Барлык биремнәрнең дөрес үтәлешен махсус белгечләр тикшерде, шуларның берсе чакырылган сертификацияле эксперт Дмитрий Панфилов иде. Ул чемпионаттагы биремнәрнең катлаулы булганлыгын ассызыклады, башкача булырга мөмкин дә түгел, — киләчәктә алар җөмһүриятебезнең данын яклаячак бит. 

− Нәтиҗәләр буенча өч кеше финалга чыга. Беренче, икенче урыннарны биләүчеләр бу компетенция буенча икенче этапта Татарстанны тәкъдим итәчәк, − дип аңлатты төбәк чемпионатының «Җиңел автомобильләрне төзекләндерү һәм аларга хезмәт күрсәтү» компетенциясе буенча баш белгеч Артур Мельников.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X