Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуганың полиция хезмәткәрләре медицина көллияте студентлары белән очрашты

Чара «Үлем белән кайда сату итүләрен хәбәр ит» акциясе кысаларында үткәрелде. 

18-29 октябрьдә Алабугада «Үлем белән кайда сату итүләрен хәбәр ит» Бөтенроссия оператив-профилактика акциясе үткәрелә. Чараның максаты: җәмәгатьчелекне наркоҗинаятьчелеккә һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы торуда катнашуга җәлеп итү. 

Әлеге акция кысаларында тәртип сакчылары Алабуга медицина училищесы студентлары белән очрашу уздырды. Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту бүлеге вәкиле Татьяна Казанцева студентлар белән яшьләр арасында наркомания таралу проблемасы турында фикер алышты һәм аларга наркотикларның законсыз әйләнеше өчен җаваплылык турында сөйләде.

Аннары студентлар алдында Россия Эчке эшләр министрлыгының Алабуга районы буенча бүлегенең шәхси составы белән эшләү бүлеге психологы Оксана Бальзамова чыгыш ясады. 

Гражданнарга карата кылынган мошенниклык гамәлләрен кисәтү максатыннан, матбугат белән элемтә бүлеге инспекторы Надежда Назарова студентларга мошенниклыкның төрләре һәм ысуллары турында җентекләп сөйләде. Әңгәмә барышында телефон аша алдау очракларына аерым игътибар бирелде. 
Наркотикларны куллану яки тарату фактлары турында 7-84-29 (наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту бүлеге) яки (843) 291-20-02 (ТР буенча ЭЭМ ышаныч телефоны) телефоннарына шалтыратыгыз. Шалтырату аноним.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев