Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуганың Разведчиклар урамында яңа юл барлыкка киләчәк

Парк аша – өйгә. Разведчиклар урамындагы 56нчы йортта яшәүчеләр әле күптән түгел генә автомобильдә үз подъездларына кадәр нәкъ менә шулай йөргән, әмма тиздән аларның маршруты үзгәрәчәк.

Район башлыгы Рөстәм Нуриев каршы яктан юл салырга, ә «Чебурашка» аша юлны ябарга кушты. Эш шунда ки, нәкъ менә парк аша уза торган юлдан автомобильдә «Чебурашка»га якын якта урнашкан бер подъездда яшәүчеләр генә йөргән. Һәм шул рәвешле, алар парктагы балалар һәм өлкәннәр өчен куркыныч тудырган, моннан тыш, вакыт узу белән, асфальт та яраксызланган. Бу хәл инде 1994 елдан бирле дәвам итә. Йортка илтә торган шушы бердәнбер юл ябылып, яңасы барлыкка киләчәк.
Яңа юл йорт яны территориясендә түгел, ә муниципаль җирдә урнашкан кварталлар арсында булачак, дип саный биредә яшәүчеләр. Аны төзү идеясен барысы да кабул итмәгән. Бу сорау белән алар район башлыгы Рөстәм Нуриев янына килделәр. Әлеге йортта торучы Сергей Попов яңа юл куркынычсыз түгел һәм бөтенләй файдасыз, дип ышандыра. Моннан тыш, аны төзү өчен, агачларны кисәләр, ди Сергей Николаевич.
Рөстәм Нуриев билгеләп үткәнчә, парк аша уза торган юлда автомобильләргә урын юк, шуңа күрә альтернатив юлны йортның икенче ягында салалар. Сүз уңаеннан, махсус техника өчен дә йөрү каралган. Ә яшеллеккә килгәндә, кешеләр тормышы өчен куркыныч булган иске һәм киселгән агачлар урынында яңа яшел үсентеләр утыртачаклар. Шулай ук йорт ишегалдында яңа балалар мәйданчыгы ясалачак. 2023 елда «Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында йорт яны территориясен үзгәртеп планлаштырачаклар һәм кече архитектура формалары куелачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X