Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуганың «Садко» балалар бакчасында Бөек Җиңүнең 76 еллыгына багышланган бӘйге үтте

«Бу көннәрнең даны онытылмас» дип аталган төбәк конкурсы быел Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында узды.

«Садко» балалар бакчасында Бөек Җиңүнең 76 еллыгына багышланган, яшь шигырь укучыларының «Бу көннәрнең даны онытылмас» дип аталган төбәк конкурсы быел Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында узды.

Бәйге, алдагы еллардагы кебек үк, түбәндәге юнәлешләрдә үткәрелде: «Сугыш чоры балалары», «Җиңү көне», «Сугыштан соңгы чор», «Буыннан буынга». Анда Алабуга, Менделеевск, Зәй, Мамадыш муниципаль районнары балалар бакчаларында тәрбияләнүче балалар чыгыш ясады. Коронавирус таралуы аркасында, былтыр әлеге конкурс булмый калды, монысы онлайн оештырылды. Конкурс эшләрен бәяләүдә Алабуга районы буенча Россия ЭЭМ бүлеге каршындагы Иҗтимагый Совет рәисе Михаил Красильников, ЭЭМ ветераны Габделвәли Кашапов, Алабуга Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы хезмәткәре Зоя Чураева катнашты. Шунысы куандыра, чыгышлар арасында беренче мизгеленнән үк җәлеп иткәннәре күп булды. Мәсәлән, өлкәннәр төркемнәреннән Кирилл Пашукевич, Эмиль Әхмәтҗанов, Амалия Садыйкова, Рамил Усманов, Солтан Мөбарәкшин, Илдар Гадалиев, Ксения Шабаева, Самат Мавлин, мәктәпкә әзерлек төркемнәреннән София Кошенкова, Арина Мостафина, Илназ Степанов, Артем Уразайкин, Александра Привалова шундыйлардан. Яшь шигырь укучылар рус һәм татар телләрендә сөйләде. Муса Хәбриев һәм Рәйхан Әхмәтҗанова (Мамадыш, Түбән Сөн) Роберт Миңнуллинның шигырен сайлаганнар. Асель Таһирова (Менделеевск, Песәй) сөйләмендә татарча шигырь матур, тирән кичерешле яңгырады. Чыгыш өчен кайберәүләр тулы бер күренеш әзерләгән. Алисә Халикованың (Алабуга) өч ярдәмчесе чын артистлар кебек уйнап, шигъри әсәр (Владимир Степановның «Приходят к дедушке друзья») эчтәлеген күзалларга булышты. Роберт Рождественскийның «Баллада о маленьком человеке» шигырен Кирилл Зеленовский (Алабуга) оста сөйләде. Арина Мостафина (Алабуга, 32нче бакча) Резеда Кәримуллинаның «Бабам костюмы» дип аталган шигыре белән чыкты. Жюри әгъзалары аны тын да алмый тыңлады. Арина башта патефон янына килде, аннары сандык янына барды, аннан бабасының шинелен алып, күкрәгенә кысты, янәшәдә генә — урындыкта, бабасының гармуны.

Кайбер чыгышлардан күренеп тора, балалар сугышта булган үз бабалары турында сөйли. Шәһәребезнең 24нче балалар бакчасыннан София Кошенкова сөйләгән шигырьнең авторы — логопед тәрбияче Елена Петр кызы.

Шул рәвешле, балалар бик тырышкан. Төрле номинацияләрдә 1, 2, 3нче урыннарга лаек булганнарны газета битендә санап чыгу да мөмкин түгел. Моннан тыш, жюри карамагына өстәмә номинацияләр дә тәкъдим ителгән иде, һәм ике яшь төркеме буенча да, шигырьне иң тәэсирле сөйләүчеләр, иң яхшы образ, иң үзенчәлекле чыгышлар билгеләп үтелде.

Конкурста катнашкан бакча балалары, район үзәгеннән булсын, авылдан булсын — күпчелеге шигырьләрнең мәгънәсенә төшенеп, бирелеп сөйли.

Тәрбиячеләре аларның чыгышына туры килерлек костюмнар әзерләгән, презентация ясаган, сәхнә күренеше булдырган.

Алабуганың «Садко» балалар бакчасы коллективы балаларда ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләүгә зур әһәмият бирә. Соңгы бер-ике ел эчендә бакча коридорларындагы һәр почмак төрле тәрбияви максатны күздә тотып корылган, биредә һәр дивар «сөйләп» тора. Өлкән тәрбияче Наталья Немтырева конкурсны бәяләүгә чакырылган кунаклар өчен бакча буйлап сәяхәт үткәрде. Спорт, татар милли почмагы, яшь рәссамнар һәм тагын башка бик күп юнәлешләр балаларның гына түгел, ата-аналарны да игътибарын җәлеп итә.

Фотода: Сулдан уңга: Михаил Красильников, Зоя Чураева, Габделвәли Кашапов һәм Зөлфия Примакова күргәзмә янында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев