Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуганың сәүдә үзәкләре һәм кафе хуҗаларына QR-кодлар белән эшләү тәртибен аңлаттылар

Шәһәребезнең эре кибетләрендә тиешле белдерүләр язып эленгән инде.

Хәзер, мәйданы 400 квадрат метрдан арткан кафе яисә ресторанга, спорт һәм фитнес үзәкләренә, бассейн, аквапаркларга, сәүдә-күңел ачу урыннарына, азык-төлек сатылмый торган кибетләргә керер өчен, вакцина үткәнлеккә QR-код һәм паспорт күрсәтәсе.

Әлеге коды булмаган кешеләр мәйданы кечкенә булган башка ноктага, кибеткә, банкка, даруханәгә, почтага, җәмәгать транспортына, китапханәгә, мунчага, чәчтарашханәгә бара ала.

Мондый чикләүләр 11 октябрьдән кертелде. Шәһәребезнең эре кибетләрендә тиешле белдерүләр язып эленгән инде. Бу яңалык кайберәүләрдә аңлашылмаучык тудырган. Коронавируслы йогышлы авыруның таралуын булдырмау буенча оператив штабның чираттагы киңәшмәсендә сәүдә үзәкләре һәм җәмәгать туклануы милекчеләре шул хакта сөйләде. Анда Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт, Эчке эшләр бүлеге, муниципаль контроль вәкилләре катнашты.

− Эшмәкәрлек вәкилләренә ТР Хөкүмәте Карары кысаларында кертелә торган чикләүләр җиткерелде. Үзеңне ничек тотарга, адымлап алар эшли торган юнәлешләрне билгеләп, үз хезмәткәрләре ничек эшли, килүчеләр белән ничек эшләргә, шул турыда барысына да киңәш бирелде. 11 октябрьдән муниципаль контроль Эчке эшләр белән берлектә сәүдә объектлары предприятиеләрен тикшерә, − дип хәбәр итте район башлыгы урынбасары, коронавируслы йогышлы авыруның таралуын булдырмау буенча оператив штаб рәисе Олег Колпаков.

Ул эшкуарларны көн саен үтә торган киңәшмәләрдә катнашырга чакырды. Биредә шушы темага оператив мәгълүмат алырга мөмкин. Олег Колпаков ассызыклаганча, муниципалитет тарафыннан бу эш эшмәкәрлеккә ярдәм итү йөзеннән башкарыла.

Шартлар, чыннан да, гадәти түгел.
− Дүшәмбедә мин үзем керү юлында QR-кодлар тикшереп тордым, икенчесенә сак хезмәткәрен куйдым. Кайбер бүлекләр иртәннән ябык иде, эшне оештыру җайлангач, төшкә таба бөтенесе ачылды, − дип сөйләде сәүдә үзәге ияләреннән берәү.

Икенчесе хата булган очракта, шунда ук җәза бирмичә, бергәләп хатаны төзәтүләрен үтенде.

− Мондый эш яңа әле, QR-кодны ничек тикшерәсен аңлап бетермәүчеләр дә бардыр, бәлки, − дип аңлатты ул. 

Эшмәкәрләрнең барлык сорауларына җавап бирделәр, тәкъдимнәре тиешле хезмәтләр тарафыннан игътибарга алынды. 

Әйтергә кирәк, QR-код таләп ителгән урыннарга кергәндә, вакцинациягә каршы медицина чикләве («медотвод») исәпкә алынмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев