Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуганың сәүдә үзәкләрендә QR-код тикшерү буенча рейдлар уза

Мондый тикшерүләр көн саен узачак.

Кибеткә һәм сәүдә үзәкләренә кергәндә битлек киюгә ияләнеп беттек инде, хәзер коронавирустан вакцина алганлыкка QR-кодны да күрсәтергә кирәк. 

Таләпләрнең үтәлүен тиешле хезмәтләр тикшереп тора, рейдлар үткәрә. Район башлыгының урынбасары, Башкарма комитет җитәкчесенең икътисадый үсеш буенча урынбасары, муниципаль контроль һәм ЭЭМ хезмәткәрләре белән бергә безнең хәбәрчебез дә шуларның берсендә булды. 

Тикшерү Нефтьчеләр проспектындагы сәүдә үзәгеннән башланды. Биредә делегация бернинди каршылыксыз кибет эченә узды, код сораучы булмады. Нәтиҗәсе — вазифаи затка карата административ хокук бозу турында беркетмә төзелде. Аннан соң инде тәртип бозучы да озак көттермәде.

Беркетмә язылган арада, кибет хезмәткәренең код таләп итүенә игътибар итми генә, тиз-тиз атлап, яшь ир-ат килеп керде. Аны полиция хезмәткәре туктатты. Кибеттә эшләүчеләр сүзенә караганда, начаррак очраклар да булгалаган — код сораганга үзләрен усал тотучылар, хәтта янаучылар да бар икән.

Шулай да шәһәрдә барысы да андый дип әйтеп булмый, сатып алучылар арасында код һәм документ күрсәтеп керүчеләр дә байтак. Кемнеке юк, алар борылып кире китә. 

Икенче тикшерү урыны Тынычлык проспектындагы сәүдә үзәге булды. Монда код һәм документны күрсәтми керү мөмкин дә түгел. Керү юлында сакчылар тора. 

Өченче объект 4нче микрорайонда урнашкан сәүдә урыны булды. Биредә дә кодлар тикшерү белән бар да тәртиптә. 

Әлеге рейд Министрлар кабинетының яңа коронавирус йогышлы авыруы таралуын булдырмау максатында кабул ителгән карарын башкару йөзеннән оештырылды. Район башлыгы урынбасары Олег Колпаков хәбәр итүенчә, мондый тикшерүләр көн саен үткәреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X