Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуганың социаль учреждениеләре үзизоляциягә китә

Мондый чаралар коронавирус таралуын булдырмау өчен күрелгән.

Республиканың социаль учреждениеләре Covid-19 таралуын булдырмас өчен, бер айга үзизоляция режимына күчәләр.

Бу хакта Татарстан Президентының муниципаль берәмлекләр белән ябык киңәшмәсендә ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте, дип яза “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы.

Киләсе атнадан картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йорт һәм психоневрология интернаты гомуми изоляциягә китә. Барлык әзерлек эшләре башкарылган инде. Әлеге учреждениеләрдә пациентлар белән 80ләп хезмәткәр яшәячәк. Бу хакта Алабуганың социаль яклау идарәсендә хәбәр иттеләр.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, яңа инфекциянең таралу куркынычы ябык типтагы оешмаларда аеруча югары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев