Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуганың Танайка урманында чыккан янгынны сүндерделәр

Урманда ут астан үрли, анда 4,5 гектар мәйданда урман туфрагы яна. 

Ял көннәрендә Алабугада урман янгыннары белән көрәштеләр. Шимбә көнне — Тарловка бистәсе янында, якшәмбе көнне янгын Танайка урманында булды. Соңгысы бүген 10.00 сәгатьтә бетерелде. 

«Танайкада ут астан үрли, анда 4,5 гектар мәйданда урман туфрагы янды. Агачларга зыян килмәде. Хәзерге вакытта янгынның сәбәбе ачыкланмаган», — дип сөйләде «Түбән Кама» милли паркының әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә өлкән дәүләт инспекторы Фасыйхов Рөстәм. 
Янгынны сүндерүгә коткаручылар, «Түбән Кама» милли паркы хезмәткәрләре, волонтерлар да кушылды. Урында махсус техника: янгын сүндерү машиналары, трактор, су ташу машиналары эшләде.

Хәзерге вакытта милли парк территориясендә янгын чыгу очраклары теркәлмәгән. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу инде урманнарда януның беренче генә очрагы түгел. Быел «Түбән Кама» милли паркы территориясендә инде биш урман янгыны теркәлгән. 

Алабуга районы башлыгы үзенең Инстраграмында алабугалыларны урманга йөрүләрдән тыелырга чакырды.

Фото: Алабуга районы башлыгы инстаграмы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев