Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуганың «Улыбка» бию ансамбле юбилеен билгеләп үткән

«Улыбка» ансамбле — республиканың, Бөтенроссия һәм халыкара дәрәҗәдәге фестиваль һәм конкурсларында берничә тапкыр лауреат исемен алган, шулай ук Гран-прига лаек булган.

Укучыларыбызны шәһәрнең иҗат коллективлары белән таныштыруны дәвам итәбез. Бүген сүз «Улыбка» бию ансамбле турында. 

«Улыбка» хореография ансамбле тарихы 2000 елда 10нчы мәктәп базасында башланды. Узган ел ул үзенең 20 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Башта коллектив бик бәләкәй булган — анда барлыгы 15 бала йөргән. Хәзер ул зур, тату ансамбльгә әверелде, анда 3тән 18 яшькә кадәргеләр шөгыльләнә.

Бу коллективта, гаиләдәге кебек, елмаюлы, бәхетле, яхшы мохит хөкем сөрә. Аның төп максаты — хореография аша сәламәт, көчле, максатчан, үз-үзенә ышанган балалар тәрбияләү. Репертуарда — балалар биюе, заманча хореография һәм халык биюләре төрләре. 

Бүгенгә ансамбль үз тупланмасында җыелган илледән артык чыгыш белән шәһәр-район тормышында актив катнаша. 

«Улыбка» ансамбле — республиканың, Бөтенроссия һәм халыкара дәрәҗәдәге фестиваль һәм конкурсларында берничә тапкыр лауреат исемен алган, шулай ук Гран-прига лаек булган. 

Соңгы вакытта яуланган зур бүләкләрдән:
— сәнгать өлкәсендә ел саен тапшырыла торган «Афәрин, Артист!», Казан, 2020 ел;
— «PRО- хәрәкәт» Халыкара конкурсының 2 дәрәҗә лауреаты, Түбән Кама, 2020 ел;
— «Җырчы сандугач иле» («Страна поющего соловья») Республика балалар иҗаты фестиваленең 3нче дәрәҗә лауреаты;
— «Изумрудный дождь» Халыкара балалар иҗаты фестиваль-конкурсының 3нче дәрәҗә лауреаты, Яр Чаллы, 2021 ел;
— «Звездная карусель» Бөтенроссия балалар иҗаты конкрс-фестиваленең 2нче дәрәҗә лауреаты, Яшел Үзән;
— «Танцевальная юность России» Бөтенроссия хореография иҗаты конкурс-фестиваленең 2нче дәрәҗә лауреаты, Казан, 2021 ел.

Һәр бүләк айлар, еллар буе җентекләп тырышу нәтиҗәсе булып тора. 
Биредә тәрбияләнүчеләрнең кайберләре өчен бию белән шөгыльләнү киләчәк һөнәрен ачыкларга булышты, кемдер монда гомерлек дусларын тапты. Шушы коллективта алынган сыйфатлар аларның һәммәсенә алдагы тормышта кирәк булачак. 

Бию коллективын яшь һәм көчле мөгаллим Гөлназ Панова җитәкли. 
— Хореографиягә мәхәббәт балачагымнан килә: 10 яшемнән "Калинка«га йөри башладым. Шул вакытта ук анык белә идем инде: хореограф булып, үз коллективымны туплаячакмын! Хореография — тормышымның төп өлеше. Белемнәремне тәрбияләнүчеләрем белән уртаклаша алуым белән бәхетле мин, — ди Гөлназ Нәзир кызы.

1999 елда мәктәпне тәмамлап, ул Алабуга мәдәният училищесының хореография бүлегенә укырга кергән. Беренче курста вакытта ук хыялын тормышка ашыра башлаган — «Улыбка» коллективын оештырган. 2002 елда Чиләбедә «Хореография» юнәлеше буенча югары педагогик белем алган. Шулай кечкенә адымнар белән ул олы хыялына якынлашкан.

Гөлназ Панова ирешелгәннәр белән генә туктап калмый — даими белем ала, күнекмәләрен камилләштерә, осталык дәресләренә һәм семинарларга йөри, төрле дәрәҗәдәге конкурсларда катнаша. 2018 елда ул Казанда узган өстәмә белем өлкәсендә «Йөрәгемне балаларга бирәм» Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсында катнашып, Татарстанның иң яхшы мөгаллимнәре унлыгына эләгә, финалга чыга. 

Гөлназ шулай ук «Танылу» Бөтенроссия конкурсының (Казан) 1 дәрәҗә лауреаты; «Без бергә» халык иҗаты республика фестиваль-конкурсының 1 дәрәҗә лауреаты.

Быел ул «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсының «Хатын-кыз — мәдәният һәм рухилык» номинациясендә катнаша һәм аныд җиңүгә өмете зур.

— Ансамбль эшләгән еллар эчендә уннарча малайлар, кызлар тәрбияләнде. Һәм мин һәр баланың сәләтле булуын ышанып әйтә алам. Укытучы буларак, минем бурычым — һәвәслекләрен күрергә һәм аларда хезмәт сөючәнлек, иҗатка мәхәббәт уяту, — ди Гөлназ Панова.

Фото: Гөлназ Панова архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев