Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуганың «Университет» мәктәбендә Белем көне узды

Беренче сыйныфка баручы 56 кыз һәм малай быел беренче тапкыр «Университет» мәктәбе парталары артына утырачак.

Бүген алар өчен КФУ Алабуга институтының актлар залында бәйрәм чарасы узды. Булачак укучыларны Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев котлады. Ул балаларга укуда да, тормышта да уңышларга ирешүләрен теләде.

Исегезгә төшерәбез, «Университет» мәктәбе үз ишекләрен 2020 елның 1 сентябрендә ачты. Нәкъ менә шул вакытта 5нче урта мәктәп яңа «Университет» статусына ия булды. 

Яңа уку елында Алабугада һәм районда беренче тапкыр парта артына 1200дән артык укучы утырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев