Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуганың «Урман әкияте» балалар бакчасында юл хәрәкәте иминлеге буенча чара үтте

Бүген «Урман әкияте» балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балалар өчен юл хәрәкәте иминлегенә багышланган чара үтте.

8нче мәктәпнең юл хәрәкәте иминлегенең яшь инспекторлары бакча балаларына юл кагыйдәләренә багышланган театральләштерелгән тамаша әзерләгән. Әкият геройлары балалар белән бергә юл хәрәкәте кагыйдәләрен искә төшерде, юлда игътибарлы һәм сак булырга кирәклекне тагын бер кат хәтерләрдә ныгытты. 

Тамашадан соң балалар юл инспекторлары белән берлектә Тынычлык проспекты һәм Яшьләр урамы кисешендәге урынга килде. Монда алар светофор эшен күзәтте, җәяүлеләр чыга торган урыннарны тагын бер кат искә төшерде. 

Ахырдан ЮХИДИ инспекторы Гөлшат Каюмова һәм юл хәрәкәте иминлеге дәүләт учреждениесенең профилактика бүлеге җитәкчесе Илназ Насыров чарада катнашкан балаларга китаплар, төсле карандашлар һәм яктылык кайтаручы элементлар бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев