Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуганың 1 нче гимназиясендә татар дәүләт "Әкият" курчак театры кунакта булды

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Абдулла Алиш исемендәге премия лауреаты булган "Әкият" татар дәүләт курчак театры бу көннәрдә Алабуга шәһәренең 1 гимназиясендә кунакта булып китте.

Әлеге чара Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан оештырылган "Мин татарча сөйләшәм" акциясе кысаларында үтте.

"Әкият" театры Алабуганың кечкенә тамашачыларына үзләренең иң яхшы спектакльләренең берсе булган, сезон премьерасы - Габдулла Тукайның "Кәҗә белән Сарык" әкияте буенча куелган мюзикл күрсәтте. Пьесаны Габдулла Тукай әсәре буенча Гәрәй Рәхим язган, спектакльне Илдус Зиннуров сәхнәләштергән, музыкаль бизәлеш - Луиза Батыр-Болгариныкы. Гомумән алганда, бу команда искиткеч уңышлы эшләгән. Яңача куелган "Кәҗә белән Сарык" - мавыктыргыч һәм гыйбрәтле әкият формасында. Аның нигезендә байлар һәм ярлылар арасында килеп туган низагка бәйләнешле кыйсса ята. Мюзикл жанрында тәкъдим ителгән спектакль яшь тамашачыга гаделлек һәм яхшылык турында сөйли. Чөнки мюзикл яңа эволюцион рухта язылган һәм нәкъ менә бүгенге көндә бик актуаль булган проблемаларны күтәреп чыккан. Ул заманча гына түгел, ул нәкъ менә бүгенге чынбарлык тудырган күренешләрне дә тасвирлый.

Артистларның үз рольләрен оста башкарулары, уңай энергетика, балаларга аңлаешлы телдә заман проблемаларын күрсәтә алу кечкенәләр күңеленә аеруча хуш килде.

Балаларга бәләкәй чактан ук таныш "Кәҗә белән Сарык" әкиятенең олы сәхнәгә куелуы сөенечле. Чөнки Тукай әкиятләре бер сулышта укыла, үзләренең гадилеге, халкы күңеленә якын булулары белән дан тота.

Без, Абдулла Алиш исемендәге премия лауреаты "Әкият" татар дәүләт курчак театрына иҗади уңышлар телибез һәм яңа спектакльләр көтеп калабыз.

Ләюзә ВӘГЫЙЗОВА,

1 нче гимназиянең

директор урынбасары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев