Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуганың 3 нче мәктәбендә хезмәт отряды эшли

Шәһәрдә мәктәп территорияләрен төзекләндерү буенча хезмәт отрядлары эшли башлады. Анда йөрүчеләргә хезмәт хакы түләнәчәк.

Көнгә ике сәгатьтән артмаган эш графигы белән, хезмәт отрядларында канашкан укучыларга, айга 2900 сумның 1275ен мәшгульлек үзәге түли, калганын шәһәр бюджеты финанслый. 3нче урта мәктәп укучыларыннан, мәсәлән, бу айда биш укучы килешү нигезендә мәктәп территориясендә эшли. Хезмәт бригадасы җитәкчесе Наталья Окунева әйтүенчә, алар чәчәк түтәлләрендә чүп утыйлар, кирәк вакытта су сибәләр, гомумән мәктәп янын тәртиптә һәм чисталыкта тоту эшләре белән мәшгуль. Җитәкче эшне оештырып кына калмый, ул шушы вакыт аралыгында укучыларның тормышы һәм сәламәтлеге өчен җавап бирә. Мәктәп балаларын вакытлыча эшкә урнаштыру буенча махсус программа нигезендә үсмерләрнең җәй айларында да эшчәнлек төрләре үстерелә: танып-белү даирәсе киңәя, экологик тәрбия торышка ашырыла, гражданлык-патриотик эшчәнлеккә нигез салына. Җәмгыятькә файдалы хезмәттә катнашу аркылы укучылар шәхес буларак камилләшә. Аларның үзләренә карата да, гамәли шөгыль урынына карата да ихтирамнары арта.

Зөлфия МИРЗАХАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев