Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуганың 32 нче балалар бакчасында "Аҗаган" уйнадылар

"Аҗаган" ярышлары Ватанны саклаучылар көненә багышланган иде. Анда шәһәр мәктәпкәчә учреждениеләренең өлкәннәр төркемнәрендә тәрбияләнүчеләр һәм аларның әти-әниләре катнашты.

Ярышлар ориентлашу төре буенча үтте. Бу очрашуның максаты, беренче чиратта, физик яктан чыныктыру аша, балаларны спортны яратырга өйрәтү һәм балалар бакчасының ата-аналар белән аралашу даирәсен киңәйтү.

Кышкы көннең кояшы да һаваны җылытып җибәргәндәй булды. Ватанның нәни яклаучыларын котларга район Ветераннар Советы рәисе Надежда Грахова һәм 5нче ТОС рәисе Габделвәли Кашапов килгән иде.

Бу көнне төрле сынаулар булды. Балалар үзләренең чаңгыда йөрү күнекмәләрен күрсәтте. Бозлы таудан шуулар да читтә калмады. 60 метрлы араны йөгереп үтү - җиңелләрдән түгел. Капкага туп тибү, кәшәкә белән шайба сугу, төбәп ыргыту өчен барысына да 3 метр ара билгеләнгән иде. Иң төп бурыч - карта буенча флагчыкны табу иде. Ярышта катнашучыларның бер-берсенә булышуы, әти-әниләренең теләктәшлеге, командалар арасында дусларча мөнәсәбәт һәр адымда күренеп торды.

Баш хөкемдар, физик тәрбия буенча инструктор Наталья Немтырева һәм хөкемдарлар коллегиясе балаларның күнегүләрне үтәвенә гадел бәя бирде.

Яшь "аҗаган"чылар медальләр, дипломнар һәм ата-аналар рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Чарада катнашкан командалар арасында ярыш нәтиҗәләре түбәндәгечә булды:

1 нче урында - 25нче, 26нчы балалар бакчасы.

2 нче урында - 31нче, 32нче балалар бакчасы.

3 нче урында - 29нчы, 30нчы балалар бакчасы.

Зөлфия ПРИМАКОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев