Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуганың 4 нче микрорайонында балалар өчен бәйрәм узды

25 сентябрь, җомга көнне Георгий паркында мөселман балалары өчен күңелле бәйрәм узды. Әлеге чара Корбан гаете уңаеннан 4 нче мәхәлләдәге "Ихлас" мәчете тарафыннан оештырылды.

Мәчеткә йөрүчеләр бу бәйрәм өчен махсус корбан чалып һәм күчтәнәчләр алып балалар күңелен күрде. "Ихлас" мәчете мөхтәсибе Фәрит хәзрәт Мөдәррисов балаларны изге Корбан бәйрәме белән котлап:

- Изге гамәлләр кылыгыз, әти-әниләргә рәхимле, шәфкатьле булыгыз, андыйларга Аллаһ Тәгалә әти-әниләргә караганда да миһербанлырак, - дип аңлатты.

Биредә төп катнашучылар 10 нчы мәктәп укучылары иде, балалар баулардан ясалган лабиринтта йөреп, мишеньга туп тибеп, арт белән сикереп төрле ярышларда көч сынашты. Ахырда бар кеше тәмле пылау белән сыйланды. Бәйрәмнән балалар да, өлкәннәр дә бик риза булып, шат күңел белән таралышты.

Лилия ЗИННӘТОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев