Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуганың Җәмигъ мәчетендә яңа имам сайланды

17 сентябрьдән башлап Җәмигъ мәчете имамы вазифаларын Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов башкарачак.

Хәлим хәзрәт Рәсәй ислам университетын тәмамлаган, озак вакыт буена Ерак Көнчыгышта мөфти булып эшләгән.

Җыелышта Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Алабуга районы имам-мөхтәсибе Әҗмәл хәзрәт Саматов, мөселманнар катнашты.

Хәлим хәзрәтне имам итеп сайлаганнан соң, Рөстәм хәзрәт Хәйруллин аны Татарстан мөфтие исеменнән яңа вазифа белән тәбрикләде. Ул аңа уңышлар теләде һәм мәчетнең үз вазифаларын намуслы башкарып, шәһәрнең рухи үзәгенә әверелүенә ышаныч белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев