Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуганың почта хезмәткәрләре дә җинаять белән көрәшә

Почта хезмәткәрләренең уяулыгы аркасында пенсионер әби мошенниклар корган тозакка эләкми кала.

Оныгының бәлагә таруы һәм аңа кичекмәстән ярдәм кирәк булуы турындагы хәбәрне ишетү белән 82 яшьлек әби почтага йөгерә.

2 декабрьдә әбигә оныгына охшаган тавышлы ир-ат шылтырата һәм юл һәлакәтенә эләгеп кеше бәрдерүе, ә җәзадан котылыр өчен 30 мең сум акча кирәк булуы турында хәбәр итә. Оныгын өзелеп яраткан әби, паспортын да алырга онытып, шунда ук почтага акча күчерергә йөгерә. Тик Тынычлык урамындагы 16 нчы йортта урнашкан почта бүлеге хезмәткәрләре уяу булып чыга - аларның берсе шунда ук полициягә хәбәр итә. Ә җитез әбекәй акчасын алмаган почта хезмәткәрләре белән инде тәмам талашырга әзерләнә.

- Вакыйга урынына килеп җиткән полиция хезмәткәре әбигә акчасын мошенникларга күчермәскә киңәш итә. Бик озак тарткалашканнан соң гына ул әбине өенә кайтарып куя. Пенсионер әби тынычландырырга теләп, ул аның туганнарына һәм әбинең оныгы белән бергә эшләүчеләргә шылтырата. Хезмәттәшләреннән үзенең юл фаҗигасенә эләгүен ишеткән онык, кичекмәстән әбисенә шылтырата һәм бернинди дә бәла-каза булмавын аңлатып, әбисен тынычландыра.

- Тик әби шулкадәр нык борчылган була, хәтта трубкада оныгының тавышын ишеткәч тә ышанмый тора, - дип сөйли Алабуга эчке эшләр бүлеге инспекторы Любовь Бикмуллина.

Соңрак үзе аңлатуынча, әби йорт төзүче оныгына ярдәм итү өчен 30 мең сум акча җыеп куйган булган. Шуңа да шылтыратучы нәкъ шул сумманы сорагач, ул һич тә шикләнмәгән.

ТӨННӘРДӘ КУРКЫНЫЧ

25 ноябрьдә төнге сәгать икедә "Девон-кредит" банкы янында билгесез кеше 23 яшьлек егеткә пычак белән кадый.

"Кайнар эзләр" буенча җинаять кылуда шикле 31 яшьлек алабугалы кулга алына. Барлыгы атна дәвамында эчке эшләрнең кизү бүлегенә җинаять һәм хокук бозулар турында 275 хәбәр килә, шуларның икесе - авыр җинаять.

Моннан тыш, 3 - үлем белән куркыту, 3 - мошенниклык, 52 гаилә низагы теркәлгән. Үзәк район хастаханәсенә төрле җәрәхәтләр белән 13 кеше мөрәҗәгать иткән, машина урлау турында - 14, үлем турында 11 хәбәр алынган. Узган атнада шәһәр һәм район юлларында теркәлгән 73 юл-транспорт һәлакәтендә 3 кеше зыян күргән, 1 кеше һәлак булган.

ЮЛДА ӨЗЕЛГӘН ГОМЕР

30 ноябрьдә кичке сәгать җидедә Лекарево саласы янында "Дэу Нексия" машинасы җәяүле хатын-кызны бәрдерә. Машиналарга игътибар итмичә юлдан барган 50 яшьлек хатын алынган яралардан ДТП урынында һәлак була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X