Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуганың Шишкин буалары җирлегендә агач йорт янган

Шәһәр күләмендә бәйрәмнәр үтә торган урында урнашкан агач бүрәнәдән ясалган йортларның берсендә ут чыгуда шул тирәдә уйнап йөргән бала-чага гаепле.

Тикшерүчеләр ачыклаганча, бу көнне мәктәп яшендәге өч малай беседкага кереп, андагы кәгазьгә ут төртәләр һәм аны сүндермичә вакыйга урыныннан китәләр. Соңрак бүрәнә йортта шул кәгазьдән ут чыга.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча җинаять эшен кузгатмау турында карар чыгарылачак. Малайларның әти-әниләренә балаларының тәртибе өчен җавап бирергә туры киләчәк. Аларга шактый гына күләмдә штраф яный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев