Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуганы төзекләндерүгә быел 90 миллион сум акча киткән

Бу сумманың күп өлеше юллар һәм тротуарлар ремонтлауга тотылды.

Алабуганы төзекләндерү өчен быел 90 миллион сум акча бүлеп бирелде. Шәһәр башкарма комитетында Алабуга буенча барысы 20 чакрым арада юл полотносы һәм тротуарлар яңартылуы хакында сөйләделәр.
Моннан тыш, 2014 елда калада ике яңа светофор урнаштырылды һәм юл билгеләре яңартылды, шулай ук рус һәм татар зиратларында яңа койма барлыкка килде. Киләсе елга монда эшне дәвам итәргә вәгъдә бирәләр. Ә яңа чүп контейнерлары мәйданчыклары урнаштыру белән инде быелдан ук ныклап шөгыльләнәләр. Аларны 36 данә урнаштырдылар инде. Элек шәһәрдәге күп кенә чүп контейнерлары җитәрлек җиһазландырылмаганлыктан, көчле җил искән чакта, чүп-чар территория буйлап теләсә кай тарафка очып тарала иде.
Болардан тыш, Алабуга урамнарына әле тагын 40 ка якын өстәмә эскәмияләр куйдылар. Бу максатларга җирле казнадан җәмгысы 400 мең сумнан артыграк акча бирелде. Өстәмә эскәмияләр бала арбасы тартучы яшь әниләр һәм пенсионерлар үтенече буенча урнаштырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев