Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуганың яңа видеокамералары кемне күзәтә?

Алабуганың өч юл чатында һәм ике мәйданында видеокүзәтү урнаштырылды.

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Дәүләтшин әйтүенчә, Пролетар, Тукай һәм Төзүчеләр урамы Нефтьчеләр проспекты белән кисешкән урыннарда куелган светофорларда өчәр, ә 37 нче кибет тирәсендә һәм Ленин мәйданында икешәр видеокамера урнаштырылган.

Тулаем бәясе 1 миллион 600 мең сум булган видеокамералар НГДУ "Прикамнефть" исәбенә куелган. Айрат Дәүләтшин әйтүенчә, әлеге җиһазлар куркынычсызлыкны тәэмин итү максатыннан чыгып урнаштырылган.

Бу видеокамераларны светофорларга куйган подряд оешмасы вәкиле белән без дә элемтәгә кердек:

- Узган елда бер күңелсез вакыйга булды: ул вакытта 8 яшьлек кызчык зыян күрде. Алабугада куркынычсызлык системаларын урнаштыручы иң эре компания буларак, безне ул вакытта җинаятьчене эзләүгә җәлеп иттеләр. Шул вакытта без шәхси йортлар урнашкан аеруча куркыныч урыннарда куелган видеокамераларның тиешле дәрәҗәдә эшләмәве белән очраштык. Алар күбесенчә йорт хуҗаларының шәхси милкен саклау өчен хезмәт итә, ә менә куркыныч территория камерада тулысынча күренми.

Бу система моңа кадәр Алабугада булганыннан аерыла. Мәсәлән, элек машина номерын танырлык түгел иде, машина куярга ярамаган урыннарга керүне дә теркәп булмады, - дип аңлатты Станислав Трапезников.

Аның әйтүенчә, тулысынча цифрлы булган яңа система номерларны танырга мөмкинлек бирә. Шәһәрдә яхшы сыйфатлы 13 ip-камера куелган. Алардан сигнал Алабуга эчке эшләр бүлегенең үзәк серверына килә, анда исә конкрет территориядә булган вакыйгаларны яздырып һәм анализлап баручы "Интеллект" программасы урнаштырылган.

- Мәсәлән, нинди дә булса машинаны тоткарлау турында план-перехват игълан ителде ди. Шунда ук машина номеры мәгълүмат базасына кертелә һәм эзләү ике юнәлеш буенча бара: беренчедән, машина моңа кадәр кайда да булса камерага эләккәнне ачыклау өчен архив тикшерелә, икенчедән, конкрет урында хәзерге вакытта үтеп баруы ачыклана. Система машинаны фотога төшерә һәм шул урынның координатларын билгели. Әлеге система менә шуның өчен куелган да. Чынлыкта исә бу - куркынычсызлыкны тәэмин итүдә зур алгарыш, - ди Станислав Трапезников.

- Күрү өчен минималь ераклык нинди?

- 25 метрга кадәр ара күзәтелә, ә номерлар 10 метрдан укылышлы була. Инфракызыл нурлар булганга, система көндез дә, төнлә дә эшли.

Алия СИРАЕВА

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев