Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуганың Үзәк китапханәсенә 100дән артык яңа китап кайтты

Үзәк китапханәнең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге шушы көннәрдә 100 дән артык яңа китап белән тулыландырылды. Кызык һәм бай эчтәлекле бу китаплар укучыларыбызның уку өстәлләрендә дә лаеклы урын алыр.

Китапларның берсе "Милләт аналары" дип атала, аның авторы Альта Мәхмүтова. Ул - тарихи-документаль һәм биографик җыентык. Бу басмада татар җәмгыятендә туган җәдитчелек идеологиясе нигезендә XIX-XX гасыр кисешендә хатын-кыз иреге өчен аяусыз көрәш башлаган, татар милләте үсешенә зур өлеш керткән берничә хатын-кызның тормыш юллары һәм эш-гамәлләре хакында сүз бара. XX гасырның беренче чирегендә татар җәмәгатьчелеге тормышында хатын-кыз мәсьәләсенең алгы планга чыгуы, хатын-кызлар хәрәкәтенең формалашуы сурәтләнә. Ул заманның алдынгы хатын-кызлары кемнәр соң ул? Болар арасында Акчуриннар нәселе хатын-кызлары: Зөһрә Акчурина-Гаспринская, Мәхбүбҗәмал Акчурина, Хәдичә туташ Акчурина; Маһруй Мозаффария, Мөхлисә Бубый, Ләбибә Хөсәения, Фатиха Аитова, Сара Шакулова, Фатыймаи-Фәридә.

"40 татар" китабы да татар җанлы укучының игътибарыннан читтә калмас. Татар халкының күренекле кырык шәхесенең биографиясен туплаган китап өч телдә дөнья күрде. Укучыларыбыз Йосыф Акчура, Батырша, Солтан Габәши, Исмәгыйль Гаспринский, Дәрдемәнд, Шиһабетдин Мәрҗани, Каюм Насыйри һәм башка шәхесләр белән тулырак таныша ала.

Яңа кайткан китаплар арасында Фәүзия Бәйрәмованың "Батырша явы" китабын да табарга була. Батырша хәзрәт - унсигезенче гасыр уртасында татар халкын милли азатлык көрәшенә күтәргән, империягә, басып алучыларга каршы җиһад игълан иткән, Россияне тетрәткән һәм чигенергә мәҗбүр иткән татар мулласы, милли каһарман. Бу китапта Батырша явының сәбәпләре һәм нәтиҗәләре ачык бәян ителә.

Фәнис Яруллин иҗатын үз итүчеләр өчен китапханә "Хәтер төпләрендә утлы күмер" китабын тәкъдим итә. 2013 елның җәендә язучы һәм шагыйрь Фәнис Яруллинның көндәлекләре китап булып басылып чыкты. Киң катлам укучыларга тәкъдим ителә торган бу китапка авторның аерым шәхесләргә, тормышка, дөньяда барган вакыйгаларга карата үз кичерешләрен, үз уй-фикерләрен чагылдырган көндәлекләре тупланган. Әлеге китапны ул үзе әзерләп, кереш сүзен дә язып калдырган.

Рафаил Төхфәтуллинның "Минем җаным китапларымда" исемле җыентыгы китапханәнең тагын бер бизәге. Рафаил Төхфәтуллин - татар әдәбиятында үз эзен калдырган, истә калырлык геройларын тудырган талантлы каләм ияләренең берсе. "Минем җаным китапларымда" җыентыгында әдипнең дөньяга карашын, күңел ярсуларын, хыял-өметләрен чагылдырган автобиографик язмалар белән бергә аның якыннары, дуслары, каләмдәшләре кулы белән язылган тәнкыйть мәкаләләре, хатирәләр, хатлар да тупланган.

"Равил Фәйзуллин: шәхес, иҗат, заман" җыентыгында Татарстан Республикасының халык шагыйре Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Равил Фәйзуллинның тууына 70 яшь уңаеннан үткәрелгән конференция материаллары тупланып бирелә. Аларда шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы,башка әдәбиятлар белән бәйләнеш мәсьәләләре, әсәрләренең идея-эстетик үзенчәлекләре, аларны башка телләргә тәрҗемәләре тикшерелә.

Китапханәгә килүчеләр язучы Мөсәгыйт Хәбибуллинның 5 томлык, Марсель Галиевның 6 томлык, Габдрахман Әпсәләмовның 5 томлык "Сайланма әсәрләр"е, Факил Сафинның "Гөлҗиһан", Зифа Кадырованың "Бәхеткә юл кайдан", Гөлсинә Галимуллинаның "Күгәрчен оя корганда" исемле яңа әсәрләрен дә таба алачак. Авторлар әлеге әсәрләрдә олы мәхәббәткә тугры калган, язмыш әзерләгән авырлыкларны акыл һәм сабырлык белән кичерә белүче образлар аша яшәү серләре турында уйланырга дәшә.

Раушания ВӘЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев