Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуганың үзәк китапханәсендә язучы Нәбирә Гыйматдинова белән очрашу булачак

5 декабрьдә үзәк китапханәдә язучы Нәбирә Гыйматдинова һәм "Идел" журналының шигърият бүлеге мөхәррире Рүзәл Мөхәммәтшин белән очрашу оештырыла.

Нәбирә Гыйматдинова - хәзерге заманда иҗат итүче танылган татар язучыларының берсе. Быел ул Габдулла Тукай исемендәге премия лауреаты булды. Язучы берничә ел рәттән "Ел китабы" республика бәйгесендә җиңү яулап килә. Язучы, үз кыйбласына тугры калып, намус, вөҗдан, кешелеклелек, изгелек, җан hәм мәхәббәт турында уйлана. Аның китапларын бер тында, йотлыгып һәм мавыгып укып чыгасың.

Очрашу 10 сәгатьтә китапханәнең уку залында башлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X