Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуганың Кырлыган фестивален үткәрүгә грант бирелде

Грант күләме 450 мең сум тәшкил итә.

24 июльдә, Алабуга районында Иван-чәй (кырлыган) фестивале узачак. Яңа Анзирка авылында чәй, уеннар, әйлән-бәйлән һәм җырлар яратучылар өчен бәйрәм оештырыла, дип хәбәр итә Татар-информ.

Быел оештыручылар фестивальне үткәрүгә 450 мең сум күләмендә грант ота алган. Бу акчаларга чәй буенча мастер-класслар өчен җиһазлар, остаханәләр һәм халык һөнәрчелеге ярминкәләре өчен өстәлләр һәм эскәмияләр сатып алу планлаштырыла.

Беренче Иван-чәй фестивале 2019 елда узды. Узган ел бәйрәмдә 500гә якын кеше булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев