Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

“АлАЗ” бүләк өләшә

Балаларны халыкара яклау көне алдыннан Камил Галимов җитәкчелегендәге "АлАЗ" предприятиесе Алабуганың гаилә тибындагы балалар йорты балаларына чып-чын бәйрәм бүләк итте.

Балалар предприятиенең җитештерү цехларында булды, яңа техникада йөреп карады, спорт ярышларында катнашты һәм бүләкләр алды. Завод ашханәсе һәм андагы оста куллы пешекчеләр балаларга аеруча ошады. Балалар йортының пассажир йөртә торган "Газель" машинасын "АлАз"лылар ремонтлаган һәм буяган. Әлеге бүләк бик вакытлы ясалды, 5 июньдә балалар (балалар йорты администрациясе һәм тәрбиячеләре белән бергә) туристик сезонны ачу өчен походка барырга җыена.

Л.Рамазанова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев