Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алдакчының шундые да була

Соңгы вакытта шәһәрдәшләребездән килгән мөрәҗәгатьләргә караганда, билгесез яшьләр, монтаж оешмасыннан дигән булып, фатирлар буенча йөри.

Алар иске газ краннары һәм плитә шлангларын алыштырырга тәкъдим итә. Хезмәтләре 2500 сум тора, бернинди килешү дә төземиләр, башкарылганына акт та рәсмиләштерелми, димәк, җаваплылык юк, дигән сүз

- Бу безнең хезмәткәрләр түгел. Газ исәпләгечләрен урнаштыру буенча хезмәт күрсәтүгә алынырга тәкъдимнәре буды, әмма бернинди рөхсәт кәгазе күрсәтмәделәр. Өстәвенә, бездә слесарьны чакырып, плитә шлангын алыштыру 218 сум гына тора, - ди "Алабугагаз" йорт эчендә газ тәэмин итү хезмәте башлыгы Рөстәм Гарипов.

Аның аңлатуынча, идарә хезмәткәрләре елына бер тапкыр газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү вакытында газ җиһазлары һәм газүткәргечтәге тоташмалар тикшерелә. Җитешсезлекләр булган очракта, абонентка аерым детальләрне алыштыру кирәклеге турында язу бирелә.

- Андый эшләр куркыныч санала һәм йорт эчендә газ тәэмин итү хезмәтенең аттестацияләнгән слесарьлары тарафыннан башкарыла, бу эшкә касса аркылы түләнә, - дип өстәде Рөстәм Гарипов.

Әйтергә кирәк, монтаж оешмасының ялганчы вәкилләре бу араларда Менделеевскида да күренгән.

Административ хокук бозулар Кодексының 9.23 маддәсе ("Йорт эчендә куркынычсыз файдалануны тәэмин итү һәм газ җиһазларын тоту кагыйдәләрен бозу") нигезендә, мондый эшчәнлек өчен 10 мең сумнан 30 мең сумга кадәр штраф рәвешендә җәза каралган.

Исегезгә төшерәбез: газ краны яисә шлангын алыштырырга кирәк булса, мөрәҗәгать итү өчен авария хезмәте телефоны - 3-03-09 (тәүлек буе) һәм төзекләндерү хезмәте - 4-49-36.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев