Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Александр Карпов Конституциядә хезмәткә хөрмәт гарантиясе турындагы төзәтмәне уңай бәяләде

Илнең Төп законында гражданнарның хезмәтенә карата хөрмәтнең гарантияләнүен һәм хезмәт ияләренең хокуклары яклануын беркетергә тәкъдим ителә.

Илнең Төп законында эшчеләргә карата хөрмәт гарантиясен беркетергә кирәк, чөнки икътисадның нигезе – кеше хезмәте. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

Горький исемендәге Яшел Үзән судно төзү заводы генераль директоры Александр Карпов фикеренчә, бу төзәтмә бик мөһим.

“Матди байлыкларны җитештерә торган кеше булмаса, берни дә булмаячак”, – ди ул.

Конституциягә кертелгән төзәтмәләрдә Россия Федерациясенең гражданнар хезмәтен хөрмәт итүен һәм аларның хокукларын яклауны тәэмин итүен язарга тәкъдим ителә. Минималь хезмәт хакы яшәү минимумыннан да ким булмаячак дип гарантияләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев