Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Александр Малькевич илнең Төп законына төзәтмәләр буенча Казанда тавыш бирде

Александр Малькевич КАИ бинасында урнашкан 42нче сайлау участогында үз тавышын бирде.

РФ Иҗтимагый палатасының РФ Конституциясенә үзгәрешләр кертүне хуплау мәсьәләсе буенча гомумроссия тавыш бирүенә әзерлек буенча эшче төркем әгъзасы, милли кыйммәтләрне яклау фонды президенты Александр Малькевич бүген РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирүдә катнашты. Ул КАИ бинасында урнашкан 42нче сайлау участогында тавышын бирде.
Александр Малькевич билгеләп үткәнчә, Казанда сайлау участогында дезинфекция бер генә минутка да туктатылмый, тавыш бирү дөрес оештырылган һәм куркынычсыз уза. Шулай ук ул аның югары дәрәҗәдә оештырылганлыгын билгеләп үтте. 
Александр Малькевич республикага «Волга» эксперт клубы утырышында катнашу өчен килде. Кичә ул шәхсән 181нче мәктәптә участок сайлау комиссиясен һәм Казан аэропортындагы вакытлыча участок сайлау комиссиясен тикшерде. Кунак ТР башкаласында 28 июньгә кадәр булачак. Махсус безнең төбәктә тавыш бирү өчен Малькевич алдан ук Татарстан участок сайлау комиссиясенә беркетелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев