Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алексей Колчерин фикеренчә, үз киләчәгең өчен тавыш бирү мөһим

Дәүләт илнең рухи бөтенлеге турында кайгыртуын күрсәтә.

Бүген РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирүдә Казан православие дини семинариясенең беренче проректоры протоиерей Алексей Колчерин катнашкан. Ул Казанның Авиатөзелеш районының 60нчы урта мәктәбендә урнашкан сайлау участогында тавыш биргән.
Алексей Колчерин фикеренчә, үз киләчәгең өчен тавыш бирү мөһим. Бу процесска бик җитди карарга кирәк. Үз тавышыңны бирергә генә түгел, төзәтмәләр белән танышырга да, аларны игътибар белән уку да мөһим.
Дәүләт илнең рухи бөтенлеге турында кайгыртуын күрсәтә. Өстәвенә, бу барлык диннәргә дә кагыла.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстанда РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирүнең беренче көнендә участокларда 357 меңнән артык кеше булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев