Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алиментларны алырга комиссия булыша

Үткән атнада республиканың бар районнарында, шул исәптән Алабугада да, алимент түләүләре белән бәйле сораулар буенча халыкны кабул иттеләр. Иртәгә, 13 сентябрьдә, шәһәр прокуратурасы бинасында 9-12 сәгатьләрдә чираттагысы була.

− Республикада алимент түләүләре бурычы арту күзәтелә, шуңа күрә хөкүмәт тарафыннан әҗәтлеләр белән эшләүне көчәйтү мәсьәләсе куелды, − диде райбашкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Людмила Рыбакова, махсус комиссия үз эшен нәкъ менә аның рәислегендә башлады.

Эш төркеме айга бер тапкыр алиментлар кайтаруга бәйле сорауларны хәл итү буенча халыкны кабул итәчәк. Комиссия составында − прокуратура вәкилләре, адвокат һәм суд приставы.

Беренче очрашуга алты хатын-кызның һәммәсе белән сөйләшеп, кыен очрактан чыгу әмәлен табарга тырыштылар.

Мәсәлән, Галина (исеме үзгәртелде) 2014 елдан бирле ире белән тормый. Ул балаларын ялгызы үстерә, аларны тәэмин итү һәм яраклы тормыш шартлары булдыру өчен берүзе тырыша. Элекке иреннән алимент алмый, 1 июльгә аның бурычы 500 мең сумнан артып киткән.

Комиссия әгъзаларына мөрәҗәгать итеп, ул үзенең тәкъдимен белдерде:

− Әҗәт зур булганга, аннан алимент кайтару бик катлаулы. Мин аның безнең уртак йорттагы өлешенә арест салырга тәкъдим итәм. Ул үз өлешеннән алимент хисабына баш тартса иде.

Ата кешенең әнисе белән торуы билгеле, Яр Чаллы таксиында рәсми теркәлмичә эшли. Суд приставлары әлегә аны таба алмый.

Икенче бер алабугалы Елена (исеме үзгәртелде) – балигъ булмаган дүрт баланың әнисе. Алимент түләүләрен ул ике иреннән алмый, өченчесе җаваплырак булып чыккан: ай саен язу белән аңа акча түли. Элекке ирләреннән акча алмавына инде биш елга якын. һәм бурыч − 700 мең сум тирәсе.

ТР приставларының Алабуга районы суд приставлары бүлеге башлыгы Линар Нуруллин сүзләренә караганда, бурычлы аталарның махсус хокулары чикләнәчәк, аларны эзләячәкләр.

Суд приставлары әйтүенчә, шундый әҗәтлеләр бар, алар ай саен түләп килә, тик акча күләме 100-200 сум гына. Андыйлар 300 кеше. Юридик яктан, аларга бәйләнерлек тә түгел. Намусларына өметләнергә генә кала.

− Бүгенгә бездә алимент түләүләре буенча 50 миллион 744 мең сумлык 763 башкару эше. Шулардан 61 бурычлы административ җаваплылыкка тартылган, быел 20 җинаять эше кузгатылган, 236 бурычлының хокуклары чикләнгән, 281 мең сумлык 59 мәҗбүри арест салынган, − дип хәбәр итте Линар Нуруллин.

Алимент түләмәүчеләр арасында бөтенләй өметсезләре дә бар, алар әхлаксыз тормыш рәвеше белән яши. Шундыйлар 131 кеше санала.

Иртәгә, 13 сентябрьдә, шәһәр прокуратурасы бинасында 9-12 сәгатьләрдә чираттагы кабул итү була. Алдан язылу өчен телефоннар: 3-01-64, 3-03-16.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев