Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Апрель аенда Россиядә кайбер ташламалар гамәлдән чыгарылачак 

Алар коронавирус пандемиясе чорында кертелгән иде.

Апрель аенда Россиядә коронавирус пандемиясе чорында кертелгән кайбер ташламалар гамәлдән чыгарылачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгы "Парламентская газета«га сылтама белән хәбәр итә. 

Ташламаларның берсе — сигез яшькә кадәрге һәр балага бирелә торган 5 мең сум күләмендәге яңа ел түләүләре. Россиялеләрнең күпчелеге аларны узган елның 25 декабренә алып бетерде.

Тагын бер ташлама — эшләүче 65+ категорияле гражданнарга эшкә яраксызлык кәгазе — больничныйлар бирелү. Апрельдән башлап алар бирелми. 

Моннан тыш, Үзәк Банкның коронавирус вазгыяте аркасында керемнәрнең бер өлешен югалткан россиялеләр өчен кредитларны реструктуризацияләүгә кагылышлы рекомендацияләре үз көчен югалтачак. Мондый гаризаларны физик затлар, үзмәшгульләр һәм эшмәкәрләр 31 мартка кадәр бирә ала. 1 апрельдән кредит оешмаларының бурычлары булган клиентларын торактан чыгаруны тыю да бетерелә.

Эшсезләрне дәүләт хезмәтләре һәм «Работа в России» порталы аша онлайн теркәмәячәкләр, шулай ук эш бирүчеләр кәгазь күчермәләрсез булган онлайн-документларны әйләнештән чыгара.

1 апрельдән Министрлар Кабинетының җитештерүчеләр, тәэмин итүчеләр һәм сәүдә челтәрләре белән шикәр һәм көнбагыш маена бәяләрне киметү турында килешү төзү зарурлыгы турындагы карары үз көчен югалтачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев