Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Апрельдән Алабуга мәктәпләре дистанцион укытуга күчә

Каникуллар тәмамлангач, Алабуганың барлык мәктәпләрендә дүртенче чирек нәкъ менә шундый формада башланачак. Бу – республика җитәкчелеге йөкләмәсе. Әлегә 1 апрельдән 12 апрельгә кадәрге чорда дистанцион укуга күчәргә хәл ителгән.

Җирле мәгариф тарихында мондый хәлнең булганы юк иде әле, шуңа күрә Алабуга педагогларының балаларны нәкъ менә шундый форматта укытуда тәҗрибәсе юк. Әмма сәламәтлек мәсьәләсе – беренче урында, шуңа күрә укытучылар белем бирү процессын күпмедер вакытка кибер-киңлеккә күчерергә мәҗбүр, дип билгеләп үтте дистанцион укуга күчү буенча ашыгыч киңәшмәдә катнашучылар.

Мәсәлән, беренче гимназия җитәкчелеге моның өчен 20.35 “Ачык мәктәп” платформасын сайлаган. Бүгенге көндә гимназиянең барлык укытучылары әлеге программада теркәлгән, сыйныф җитәкчеләре барлык укучыларының мәгълүматларын керткән. Һәр укучының дәреснең теоретик өлешен карау гына түгел, ә укытучы белән шөгыльләнү мөмкинлеге дә бар. Өстәвенә, система шулай корылган, виртуаль дәрескә кемнең килгәне күренеп тора, шуңа күрә дәресләрне калдырып булмаячак.

Безнең күз алдыбызда 9нчы урта мәктәпнең химия һәм биология укытучысы Анастасия Лысанова “Miro.com” платформасы базасында видеодәрес үткәрде. Тема – “Генетик код”. Кечкенә генә презентациядән соң, дәрескә укучылар да кушылды – алар педагогның сорауларына җавап бирде. Алмаз, Алия һәм аларның сыйныфташлары шул рәвешле катнашучыларга химия өлкәсендә белемнәрен генә түгел, ә техник өлкәдә яхшы ориентлашуларын да күрсәттеләр.

Сүз уңаеннан, системада дәресне дистанцион рәвештә алып бару гына түгел, укучыларга баллар куярга да була. Дистанцион укуда катнашучыларның өй эшләре дә, әлбәттә, булачак. Система бер үк вакытта егерме укучы белән бушлай элемтәдә торырга мөмкинлек бирә.

Һәр мәктәп белем бирү процессын оештыру өчен платформаны мөстәкыйль рәвештә сайлый ала, дип сөйләде Мәгариф идарәсе начальнигы Ривал Зарипов. Әлбәттә, укучыларның ата-аналары белән тыгыз элемтәдә торырга кирәк булачак. Балаларны дистанцион укыту барышында контроль мәсьәләсендә зур җаваплылык алар җилкәсенә төшә, дип билгеләде Мәгариф идарәсе начальнигы. Аның сүзләренә караганда, каникуллар тәмамлангач, беренче апрельдән барлык укытучылар да үз эш урыннарында булачак, димәк, ата-аналар аларга шәхсән мөрәҗәгать итә алачак – бу очракта кире элемтә гадәттәгедән дә яхшырак эшләргә тиеш.

– Без үзебез дә хәзер укыйбыз дияргә була, өйрәнәбез, вакытыбыз аз, һәм, бәлки, кайбер кытыршылыклар булыр. Тик мин ышаныч белән әйтә алам, безнең барлык мәктәпләр дә дистанцион белем бирүгә әзер.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ленар Нургаянов билгеләп үткәнчә, 9нчы һәм 11нче сыйныф укучыларына аерым игътибар бирергә кирәк.

– Олы тормышка аяк басарга җыенган чыгарылыш сыйныф укучылары бу хәлдән зыян күрергә тиеш түгел. Аларга аеруча игътибар итәргә, аерым яки зур булмаган төркемнәр белән чакырырга кирәк.

Мәгариф идарәсе җитәкчелеге сүзләренә караганда, дәүләт аттестациясенә әзерләнүчеләр өчен скайп буенча укытучы белән индивидуаль аралашу каралган. Сүз уңаеннан, бу артта калучы укучылар белән эшләү варианты буларак та каралырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев