Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Армалыда сугым цехы ачылды

Ул 300 квадрат метр мәйданны били һәм көненә 25 баш мөгезле эре терлек чалу һәм эшкәртү мөмкинлеге бирә.

Армалы авылында мал сую цехын тантаналы төстә ачтылар. Чарада катнашучы кунаклар әйтеп узганча, районның мондый цехка мохтаҗлыгы зур иде, чөнки бердәнбер сугым цехы бөтен район ихтыяҗын тулысынча тәэмин итә алмады.

Терлек сую цехының мәйданы - 300 квадрат метр. Ул ай ярым эчендә җиткерелде. Әлеге корылма мөгезле эре һәм вак терлек, шулай ук дуңгыз сую өчен дә билгеләнгән. Цехның куәте көненә 25 баш мөгезле эре терлек чалу һәм эшкәртү мөмкинлеге бирә. Шулкадәр үк санда дуңгыз суярга да була. Производство ябык цикл принцибы буенча барачак: бу - терлек-туарны алып килүдән башлап һәм кулланучы өчен әзер күренешкә китерелгән ит килеп чыкканчыга кадәр.

Бер елдан артык элек илебездә таможня берлеге регламенты эшли башлады. Итен сату өчен билгеләнгән малларны ихатада сую, чималны эшкәртү уздыру яңа кагыйдәләр буенча тыела. Бу җәһәттән бөтен республика буенча менә шундый мал сую урыннарын масштаблы төзү башланып китте. Бүген барча Татарстан буенча андый корылмалар 90нан артык исәпләнә, ләкин бездәге мини-ит комбинаты кебек заман таләпләренә туры килгәне - нибары бишәү.

Яңа цех хезмәтләреннән фермерлар һәм районның шәхси хуҗалык тотучылары файдалана ала.

Ләйсән РАМАЗАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев