Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

«Август-Алабуга» предприятиесе шәһәрдә футбол үстерүгә миллион сумнан артык акча бирде

Быел заводның өстенлекле иҗтимагый проектлары исемлегенә районда спорт үстерү дә керде.

«Август-Алабуга» предприятиесе берничә ел дәвамында Алабуга районында акчалата ярдәм проектларын тормышка ашыруга игътибар биреп, корпоратив иҗтимагый җаваплылык сәясәте алып бара.

Быел заводның өстенлекле иҗтимагый проектлары исемлегенә районда спорт үстерү дә керде. Соңгы өч айда оешма һөнәри футбол командасын торгызу һәм үстерүгә миллион сумнан артык акча бүлеп бирде.

Алабугада һөнәри футболны торгызу район башлыгы Рөстәм Нуриев һәм «Август-Алабуга» заводының генераль директоры Владимир Алинның уртак фикере булды. Физик тәрбия һәм спорт өлкәсендә үзара файдалы хезмәттешлек турында килешүгә шушы елның 19 гыйнварында кул куелды. 11 апрельдә «Алабуга районында Футбол федерациясе» теркәлгән иде.

Оешманың төп максаты: Алабугада зурлар футбол төркемен торгызу. Аның генераль спонсоры булып «Август-Алабуга» тора, ул соңгы 3 айда командага 1,4 миллион сум күләмендә матди ярдәм күрсәтте. Финанслау спортчыларны яңа кием, тиешле кирәк-ярак белән тәэмин итәргә, күнегүләр өчен уңайлы шартлар булдырырга ярдәм итте. Футбол клубының директоры итеп «Татарстан Республикасы Футбол федерациясе» төбәк иҗтимагый оешмасы президиумы әгъзасы, 50 елдан артык футбол өлкәсендә эшләгән Михаил Леонтьев сайланган иде, тренеры — Владимир Барышев булды. Яңадан торгызылган командага «КамАЗ» футболчылар хәзерләү үзәгендә тәрбияләнүчеләр дә керә.

Михаил Леонтьев сөйләвенчә, Алабуга футбол командасын үстерү буенча эш нәтиҗәсе: быелгы 5 җиңү, ТР Кубогының икенче лигасы матчларында ике яктан да отышсыз ике уен һәм ¼ финалга чыгу. Хәзерге вакытта команда Кама аръягында беренче лигада алда бара. Владимир Алинның әйтүенә караганда, икенче лигада җиңү — төп бурыч. Алга таба — беренче лигада җиңү һәм республика чемпионаты.

— «Август» — һәрвакыт алда, нәтиҗәгә омтыла, — ди генераль директор, — шуңа күрә безнең команда җиңәргә тиеш.

«Август-Алабуга» заводы мохтаҗларга даими ярдәм итә. Мәсәлән, коронавирус пандемиясе башланганнан бирле, предприятие өйдә дәваланучы авыруларга дару илтүгә үз автотранспортын бирә. Завод Бөек Ватан сугышы ветераннарына, инвалидлар һәм картларның интернат йортында тәрбияләнүчеләргә, «Созвездие» балалар бакчасына да булыша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев