Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Авиашоу, ат чабышлары һәм Илсөя Бәдретдинова концерты — алабугалыларны Сабантуйда тагын ниләр көтә

Алабугада Сабантуй 12 июньдә ипподромда үткәрелә.

Алабугада Сабантуй 12 июньдә, ә Алабуга районы авыл җирлекләрендә 13 июньдә узачак. Бәйрәмдә техника күргәзмәсе, аттракционнар, сәүдә рәтләре, җәмәгать туклануы пунктлары оештырыла. 

Исегезгә төшерәбез, быел Сабантуй ипподромда узачак. 

Бәйрәмдә популяр эстрада җырчысы Илсөя Бәдретдинованың чыгыш ясавы көтелә. 

Бәйрәм программасы:
9.00 — ат чабышлары
10.00 — бәйрәмнең тантаналы ачылышы: сабан батырларын бүләкләү тантанасы , театральләштерелгән тамаша, авыл йортлары, милли уеннар, уен мәйданчыгы, бәйрәм сәүдәсе
10.50 — татар эстрадасы җырчысы Илсөя Бәдретдинованың концерт программасы
11.45 — авиашоу
12.45 — Татарстан Республикасының атказанган артисты Илнур Гомәровның, Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте һәм шәһәр мәдәният йорты коллективларының концерт программасы
13.30 — Алабуга районының «Сабантуй Сылуы-2021» муниципаль конкурсында җиңүчеләрен бүләкләү 
14.00 — 2021 елгы Сабантуйның Абсолют батырларын бүләкләү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев