Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Авыл хезмәтчәннәре язга әзерләнә

Алабуга районында язгы кыр эшләрен үткәрү өчен 60 миллион сум кирәк булачак.

Авыл хуҗалыгы предприятиеләре нәкъ шушы суммага банклар белән кредит килешүләре төзегән. Акчалар ягулык-майлау материалларына, ашлама һәм запчастьләр сатып алуга тотылачак.

Узган елда бу чыгымнар ике тапкырга кимрәк булган. Эш күләме шул ук калса да, бәяләр артты, диләр аграрийлар. Мәсәлән, узган елда 1 литр ГСМ 26 сум булса, быел ул 10 сумга кыйммәтрәк.

Бүгенге көндә техника язгы кыр эшләренә 97 процентка әзер, ә менә ашламаның таләп ителгән күләменең яртысы гына сатып алынган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев