Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Авыллар да читтә калмады

Өч көн дәвам иткән Спас ярминкәсендә авыл җирлекләре җитәкчеләренә дә, мәдәният йорты хезмәткәрләренә дә актив эшләргә туры килде.

15 авыл җирлеге 4 милли ишегалды тәкъдим итте: татарлар һәм руслар, мари һәм керәшеннәр милли ризыклар куелган өстәлләр, милли көнкүрешне чагылдырган йортлар әзерләгән иде. Рус кухнясы өчен Поспелово, Костенеево һәм Бехтерево авыллары җавап бирде. Морт, Дөм-Дөм, Юраш һәм илмәтлеләр татар ризыклары белән сыйлады, Олы Елово, Мурзиха, Куклюк авыллары вәкилләре мари мохитен тудырды, ә Шүрнәк һәм Яковлево авылыннан килгән команда керәшен көнкүрешен тәкъдим итте.

Үзәкләштерелгән клуб системасы директоры Светлана Ситдыйкова әйтюенчә, быел милли ишегалларында берникадәр үзгәрешләр барлыкка килгән, мәсәлән, керәшеннәр умартачы йортын ясаган. Аны умарта кортлары, умартачы кирәк-яраклары, үлән һәм яфраклар белән бизәгән. Бу йортта бал белән үләннәр кушып кайнатылган хуш исле болын чәен эчәргә, күңелгә хуш илгән балны сатып алырга да була иде. Мари авыллары декоратив-кулланма сәнгать эшләнмәләре белән бизәлгән йорт тәкъдим итте. Өченче йортта теләүчеләр өчен мастер-класслар үткәрелде.

Авыл мәдәният йортлары уеннар һәм конкурслар оештырды, ярминкә кунакларын җыр-бию, такмаклар белән каршы алды. Балалар өчен махсус урнаштырылган уен мәйданчыклары ярминкәдә гаилә белән ял итәргә мөмкинлек бирде. Карусель һәм батутлар, атлар һәм дөяләрдә йөрү, уенчык паровоз һәм кареталар - монда күңелең теләгән уенны табарга, рәхәтләнеп ял итәргә мөмкин булды.

Ләйсән РАМАЗАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев